Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чир аямый

ТРда ял көннәрендә пандемия башланганнан алып коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны буенча янә антирекорд: 2979 кеше чир йоктырган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, шуларның 318е – 18 яшькә кадәрге балалар. «207 кеше хастаханәгә озатылган, 2772 кеше өендә дәвалана», – диелә хәбәрдә. Чаллыда — 416 очрак.  Роспотребнадзорның Чаллы буенча идарә җитәкчесе Илгизәр Бариев әйтүенчә, шәһәрдә хәл киеренке. Шуңа күрә ул мәдәни һәм спорт чараларында залларда кеше 50-70% кына булырга, барлык санитар-эпидемилогик таләпләр үтәлрегә тиеш дип искәртте. 

Шәһәрдә йогышлы авырулар һәм 5нче шәһәр хастаханәсенең  махсус бүлеге беренчел авыруларны кабул итә. Үзебезнең чыганаклардан мәгълүм булганча, 2нче һәм 5нче хастахнәләр авыручылар белән тулган. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев вакцина һәм ревакцина ясау һәм аңлату эшләрен дәвам итәргә киңәш итте. Күзәтүләрдән күренгәнчә, вакцина ясатучылар чирне җиңелрәк кичерә. Шәһәрдә 287 815 доза вакцина бар. Вакцинаның беренче өлешен – 281 970, икенчесен 218 825 кеше алган. 

Табиблар ОРВИ авырулары билгеләре күренсә, өйдә калырга киңәш итәләр. Хәзер ОРВИ һәм «омикрон»  белән авыручыларга вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазен алу гадиләштерелде. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте белдерүенчә, хәзер хезмәткәрләр «больничный»ны коронавируска экспресс-тест үткәрмичә, «кайнар линия» телефонына  (122) яки яшәү урыны буенча шифаханәләрнең регистратурасына шалтыратып алалар. Авыруның хәле бик авыр булмаса, өйдә генә дәвалану өчен, 7 көнгә электрон «больничный» ачыла. Шул вакыт эчендә авыру терелсә, «больничный»ны дистанцион рәвештә ябып та була.  Авыруның хәле яхшырмаса, аны шифаханәгә чакыралар яисә табиб үзе өйгә килә һәм дәвалау билгели.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы