Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чираттагы фейк - "Татарстанда обьектлар эшли башлый" имеш

Татарстанда "таҗлы вирус" таралуы аркасында эшләре туктатылган обьектларның янәдән адымлап ачу планы язылган документ социаль челтәрләрдә барлыкка килде.

Әмма документтагы мәгълүматның чынбарлыкка бернинди дә катнашы юк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Ялган график буенча 13 апрельдән Татарстанда, янәсе, азык-төлек сатуга катнашы булмаган кибетләр, чәчтарашханә, шиномонтаж остаханәләре һәм башка объектлар эшли башлаячак.

"Бу фейк, ялган хәбәр! Кешеләрнең башларын катырырга теләүчеләрнең эше. Республика халкын шикле чыганаклар мәгълүматына игътибар белән карарга чакырабыз», - диде Лилия Галимова.

 

 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев