Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чүп чыгарган өчен түли башлыйбыз

2017 елда россиялеләрнең түләү кәгазьләрендә яңа графа - каты коммуналь калдыкларны (ТКО) җыйган һәм чыгарган өчен түләү пәйда булачак. Хәзергә әлеге чыгымнар «торак бинаны караган һәм ремонтлаган өчен» графасына яшеренгән.

Хәзерге вакытта чүп-чар чыгару нормалаштырылмаган. Уртача ул торакның квадрат метрына 2 сум 50 тиен тирәсендә түләнә. Тарифларны идарә компанияләре билгели. Яңа елдан тарифларны калдыклар белән эшләүче төбәк операторлары билгеләргә тиеш була. Һәр төбәктә бер шундый оператор сайлана, димәк, түләү дә бөтен кеше өчен бертөрле була.

Россиялеләр 2017 елның 1 гыйнвареннан чүп-чар чыгарган өчен күпме түлиячәкләр соң, дигән сорауга РФ Экология һәм табигый байлыклар министры Сергей Донской: «Бу хакта төбәк операторлары сайлангач сөйләшергә була. Сайлау процедурасы ачык - кемнең шартлары яхшырак, шул җиңә. Ә төбәкләргә тарифларны бер чама белән ТКОга мөрәҗәгать итеп билгеләргә була. Без чүп-чар чыгаруга бәя артырга тиеш дип санамыйбыз» дип җавап биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев