“Чулман кызлары” “Аулак өй”гә дәшә
"Чулман кызлары" триосы оешуна 10 ел тулды. Әлеге уңайдан 13 апрельдә театр бинасында "Аулак өй" дип исемләнгән театральләшкән тамаша була. Әлеге иҗат төркеме 2005 елның октябрендә оеша. Өч кешелек бу төркем Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары Энҗе Шиһапова, Чулпан Садыйкова-Казанлы һәм Дилүзә Хәбиевалардан тора. Беренче чыгышлары "Барс Медиа" продюссерлык...
"Чулман кызлары" триосы оешуна 10 ел тулды. Әлеге уңайдан 13 апрельдә театр бинасында "Аулак өй" дип исемләнгән театральләшкән тамаша була. Әлеге иҗат төркеме 2005 елның октябрендә оеша. Өч кешелек бу төркем Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары Энҗе Шиһапова, Чулпан Садыйкова-Казанлы һәм Дилүзә Хәбиевалардан тора. Беренче чыгышлары "Барс Медиа" продюссерлык үзәге җитәкчелегендә Казан шәһәрендә үткәрелгән "Йолдызлар фабрикасы" конкурсында була. Төркем финалга үтеп, конкурсның Гала концертында чыгыш ясау бәхетенә ирешә.
Бу конкурста катнашу трионың эшләп китүенә зур этәргеч була. Вокал буенча педагог, көйләр язучы Лилия Тарханова белән зур иҗади эш башлана. Кызлар репертуар туплап, диск чыгаруны үзләренең максатлары итеп куялар. Репертуарда Вәсим Әхмәтшин, Лилия Тарханова, Илдус Низамов, Заһир Насыйбуллин, Илнур Гомәров, Роза Мостафиева һәм башкаларның көйләренә язылган җырлар урын ала.
2010 елда мәркәзебез Казанда үткәрелгән "Артистлар җырлый" бәйгесендә катнашып өченче урынны яулый "Чулман кызлары". Трионың Чаллы шәһәре мәдәният тормышында үз урыны бар. Һәрбер җырны театральләшкән номер итеп тамашачыга җиткерү - аларның төп үзенчәлеге булып тора. Шәһәр күләмендә уздырылган чараларада - Каз өмәсе, Сабантуй, Чәчәкләр бәйрәме, Яңа ел, Шәһәр көне, Хәйрия концертлары, "Йолдызлар яңгыры"ында "Чулман кызлары" көтеп алынган кунаклар.
Аларны Татарстанда гына түгел,татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә көтеп алалар. Санк-Петербург, Мәскәү шәһәрләрендә уздырылган Сабантуй бәйрәмнәрендә катнашып, алып баручылар булып та чыгыш ясыйлар кызлар. 2012 елда "Барс Медиа" продюссерлык үзәгенең ярдәме белән, төркемнең "Аулак өй" исемле беренче музыкаль дискы чыга. 13 апрельдә узачак чара трионың иҗади эшчәнлегенә үзенә күрә бер нәтиҗә ясау да булып тора. "Анда үзебезнең барлык дусларыбызны чакырабыз. Килегез, рәхәтләнеп ял итәрсез", - ди Татарстанның атказанган артисты Энже Шиһапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев