Чыгарылыш сыйныф укучылары беренче тапкыр информатикадан БДИны компьютер артында тапшырачак
Яңалыклар тасмасы

Чыгарылыш сыйныф укучылары беренче тапкыр информатикадан БДИны компьютер артында тапшырачак

Чаллыда әлеге сынауны 300дән артык кеше үтәчәк.

Яр Чаллы шәһәренең 11нче сыйныф укучылары 24-25 июнь көннәрендә информатика һәм ИКТдан имтихан тапшырачак. Бу елны информатикадан БДИны кәгазьгә язып түгел, ә беренче тапкыр компьютер артында тапшырачаклар. Бу сынауны 300дән артык укучы үтәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 28, 29 июнь һәм шулай ук 2 июль көннәре БДИ тапшырырга резерв көннәр буларак билгеләнгән. Бу көннәрдә нигезле сәбәпләр аркасында төп имтиханга килә алмаган укучылар сынаулар үтә.     

 

Фото: asketlnr.su

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф

Нет комментариев