Чәйне кайда ничек эчәләр?
Шәһәрдәшебез Денис Колотов Россиядә чәй эчү традицияләре турында фильм төшерә.
Ул Россиянең халкы миллионнан арткан 15 шәһәрендә чәй традицияләрен һәм чәй эчү культурасын өйрәнергә карар кылган. Ниятен тормышка ашыру өчен 15 июньдә сәяхәткә китәчәк. Сәяхәтнең маршруты Уфа, Самара, Сарытау, Волгоград, Ростов-Дон, Воронеж, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре буйлап үтә. Денис Колотовның Россия калалары буйлап сәфәре 8 июльдә Казанда төгәлләнергә тиеш. Ул сәяхәт вакытында Денис видеоблог алып барачак, ә Чаллыга әйләнеп кайткач Россиядә чәй эчү традицияләре турында кино төшерәчәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев