Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Цифрлы паспорт гамәлгә керә

Мәгълүматларны электрон рәвештә тапшырырга мөмкин булачак.

Россия Президенты Владимир Путин илдә цифрлы паспортны гамәлгә кертү турында указны имзалаган.

Хәзер «Дәүләт хезмәтләре» кушымтасы ярдәмендә электрон рәвештә булдырылган шәхесне раслаучы документлар кәгазьдәге документларга тиңләштереләчәк. Указ хокукый мәгълүматлар рәсми  сайтында чыкты.

Документтан күренгәнчә электрон документны үз теләгеңә карап күрсәтергә мөмкин булачак. Шул ук вакытта мобиль кушымтада шифрлау чараларыннан да файдаланылачак.
Моннан тыш, РФ Президенты  Хөкүмәткә интернет аша тапшырырга мөмкин булган документлар исемлеген төзергә кушкан. Хөкүмәт шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» кушымтасыннан файдалану тәртибен, мәгълүматлар составын һәм аларны эшкәртү ысулын расларга тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалык электрон паспорт