Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чистай-Чаллы арасы, метеорда барасы

Чистай-Чаллы (Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләрендә тукталышлар белән) маршруты буенча Кама елгасы буйлап «Муса Җәлил» метеоры кузгалды.

Бу әле тест режимындагы беренче рейс кына иде.  Яңа метеор 120 кешене сыйдыра. «Метеор - 2020» барлык куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә, уңайлы утыргычлар, wi-fi,  багаж бүлеге, сәламәтлекләре чикле пассажирлар өчен мөмкинлекләр – бар да бар. Промо-турны туристик өлкәдә хезмәт күрсәтүчеләр дә бәяләде. Алар арасында шәһәрдәшебез, экскурсовод Гүзәл Сәлахетдинова да бар иде.

– Гүзәл, бу экскурсия ошадымы, ничек ял иттегез?
– Бик уңайлы булды. Минем кечкенә катерларда йөргәнем бар иде. Елга трамваенда да булганым бар, шуңа чагыштырып әйтә алам. Яңа метеорның утыргычы да самолеттагы кебек. Кечкенә генә палуба да бар. Кайнар ашлар юк иде, әмма бортта сыйладылар. Тукталышларда һәр район аерым ризык әзерләп алып килде: өчпочмаклар, чәк-чәк... Чаллы ланч-бокслар таратты, анда пирожкилар һәм сок иде. Киләчәктә туклану ничек оештырылыр, белмим. Болгарга йөртә торган маршруттагы кебек булыр дип күзаллыйм. Кофе машинасы, чәй бар иде. Тест режимында булгач, бушка ашаттылар, киләчәктә моның өчен түлисе буладыр дип уйлыйм.  Хезмәт күрсәтүчеләр белән сөйләштем, Болгарга бара торган рейстагы  кебек булса, кыйммәт була дип сөйлиләр.

– Пассажирлар белән тулы беренче рейсны кайчан көтәсе?
– Рәсми рәвештә 2026 елда булырга тиеш. «Май аенда судно атнага бер, ә июньнән көн саен хәрәкәт итәчәк», – диделәр. Әмма бу пристаньнәрдән да тора. Чаллыдагы дебаркадер хәзер төзекләндерү этабында. Түбән Камада да, Алабугада да пристаньнәр бар.  

– Рейс пассажирлар йөртү өчен дәме, әллә инде туристик маршрутлар гына булачакмы?
– Маршрут туристлар өчен диделәр. Барганда ук юлда мәгълүмат бирделәр, телевизордан роликлар күрсәттеләр. Судно Чистайдан кузгалды, берәр сәгать Түбән Камада, Алабугада тукталдык. Чаллыда 2,5 сәгать тордык. Шуннан соң метеор яңадан Чистайга кузгалды. Рейс тест режимында  иде, никадәр вакыт кирәклеген тикшерделәр.

– Сез ничек уйлыйсыз, тукталышларга берәр сәгать кенә җитәме?
– Әгәр бер генә метеор була дип уйласак, маршрутны уйлап төзергә кирәк була инде. Судно иртән Чистайдан кузгала да, кичкә таба гына, Чаллыны әйләнеп, яңадан шунда килеп туктый. Әгәр без Чаллыдан кузгалабыз икән, төштән соң гына чыгып китәбез. Димәк, Чистайда кунып калабыз. Шунда иркенләп музейларда йөри алабыз. График бар, әмма су күтәрелү (шлюзование) дигән әйберне дә исәпкә алырга кирәк, ул да вакытны ала. Әгәр Чаллыдан кузгалып, Чистайдан яңадан Чаллыга кайтучы рейс та булса, икенче төрле инде. Әлегә минем өчен бу сорау ачык кала. «Борт приписки» Чистайда гына дип аңлыйм. Түбән Кама белән Алабугага килгәндә, бер сәгатькә туктаган арада, Түбән Камада Әхсән Фәтхетдинов музеен, Кызыл Чишмәне карап өлгерергә була. Алабуга өчен исә бу вакыт кына җитми. Чөнки анда музейлар бик күп. Промо-тур вакытында бер сәгатьтә Алабуга турында өстән-өстән генә танышып була. Чаллыда исә метеор 2,5 сәгать ярым туктап тора. Бу эксурсияләр өчен җитәрлек вакыт. Театрларга барып булмый, әлбәттә, өстәвенә көндезге вакыт була. Әмма музейларны карап чыгарга мөмкин. Әмма, мисал өчен, Түбән Камада төшеп калып, метеор Чаллыдан яңадан кайтканда гына утырып була бит. Монда 5 сәгатькә якын вакыт була. Бу шәһәрне карап йөрер өчен җитәрлек. Тик Алабуга белән Чаллыны күрмичә каласың инде.

– Ничек уйлыйсыз, судагы экскурсияләр популярмы?
– Әйе. Казанда хәзер мондый маршрутлар күп. Лицензияләре булган шәхси оешмалар да бар. Күп кенә туристлык оешмалары алар белән хезмәттәшлек итә, катерларга, теплоходларга билетлар сата. Чаллы турында сүз йөртеп булмый, суднолар булганы юк бит. Әмма минем фикеремчә, рейслар булса, алар шундук популярлашыр иде. Чаллылылар да, шәһәр кунаклары да яратыр иде. Чистайда яшәүчеләр арасында да бу маршрут популяр булыр дип уйлыйм.

– Чаллыдан төштән соңгы рейс белән Чистайга барган очракта, кунып калырга кунакханәләр бармы?
– Юк дип әйтеп булмый, алар бар. Әмма дәрәҗәсе Чаллыныкы кебек түгел, билгеле. Шулай да кунарга урын булуы сөендерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: маршрут Метеор