Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чистайга сәяхәт итеп кайттык

Без, 31нче мәктәптә эшләүчеләр, ел саен бер традициягә тугры калабыз – Укытучылар көненә Татарстаныбызның нинди дә булса шәһәренә экскурсиягә барабыз. Инде, Алабугада, Минзәләдә, Әгерҗе шәһәрендә сәяхәттә булдык.

Быел да директорыбыз Марс Расилович Ярмиев, кая барырга теләр идегез дип, сайлап алу мөмкинлеген куйды.

Без, ерак булса да, Чистай шәһәре турын сайлап алдык. Октябрьнең беренче көнендә, җыелып, коллектив белән, 36 кеше сәяхәткә чыгып та киттек. Шәһәрнең яңа төзелгән урыннарын бик яратып карап йөрдек. Чистай тарихы белән таныштык. Борис Леонидович Пастернак һәйкәле янында булдык, җыелып фотога төштек, музеена кердек.

Шул ук көнне Чистайдан Биләргә бардык. Бу тарихи урынны күбебезнең күргәне булмаган. Зур кызыксыну белән экскурсоводны тыңладык. Изге чишмәдән су эчеп, аның янында сурәткә төштек.

Бу көн безнең өчен чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Мәктәптән, китап-дәфтәрләрдән аерылып торып, бөтен җаныбыз-тәнебез белән ял иттек. Болай да дус коллективыбыздагы укытучылар, тагын да дуслашып, бер-берсенә якынаеп кайттылар. 

Инде ничәнче кат, шундый сәяхәт оештырган өчен профсоюз җитәкчесе Ләйсән Ирек кызы Кашаповага һәм яшь күңелле, тырыш җитәкчебез, мәктәп директоры Марс Расилович Ярмиевкә бөтен укытучылар исеменнән рәхмәт әйтәсем килә. Бергә булыйк – дус булыйк! 

Кафия Гыйззәтуллина,

31нче мәктәпнең татар теле укытучысы.

/ Фото Кафия Гыйззәтуллинадан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев