Балага 8 яшь.
Чаллыда фаҗигале хәл булды. «КАМАЗ» машинасын йөртүче 8 яшьлек баланы бәрдереп, юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып киткән. Авария кичә иртәнге якта 19/01 йорты каршында булган.
Оператив-эзләү чралары барышында транспортны йөртүче 52 яшьлек ир-ат икәнлеге ачыкланган. Ул куркынычсыз тизлекне сайламау нәтиҗәсендә малайны бәрдергән һәм авария урыныннан киткән.
Баланы КДМЦның травмотология бүлегенә салганнар.
Нет комментариев