“Дакар”да безнекеләр алда
Сотников һәр тапкырында да подиумга (өч 1нче, бер 2 һәм бер 3нче урын) күтәрелде. Ул, элеккечә үк, «Дакар»ның генераль классификациясендә йөк машиналары зачетында алда бара.
“Дакар”да безнекеләр алда
«Дакар» ралли-марафонының йөк автомобильләре зачетында бүген "КАМАЗ-мастер" командасының Андрей Каргинов җитәкләгән экипажы Согуд Гарәбстаны чүлләре буенча уза торган узышның 5нче этабында беренче булды.
44 яшьлек автоузышчы 456 чакрым озынлыктагы махсус участокны 5 сәгать 26 минут 39 секундта узды. Алексей Вишневский җитәкчелегендәге «МАЗ» йөк машинасында Белоруссия экипажы финишка икенче булып килде. Өченче урынны «КАМАЗ-мастер» командасының тагын бер вәкиле - Дмитрий Сотников яулады, ул Каргинов экипажыннан 3 минут 41 секундка калышты.
Антон Шибалов «КАМАЗ»ы финишка (10 минут 37 секундка калышып) дүртенче килде. Айрат Мәрдиев экипажы, җиңүчедән 17 минут 11 секундка калышты. Ул 7нче булды.
Узган биш этап нәтиҗәләре буенча Сотников һәр тапкырында да подиумга (өч 1нче, бер 2 һәм бер 3нче урын) күтәрелде. Ул, элеккечә үк, «Дакар»ның генераль классификациясендә йөк машиналары зачетында алда бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев