Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дания Мамедова: «Ватык счётчикны төзек, дип акт язып киттеләр»

Шәһәрдәш белгечләрнең ваемсызлыгына аптырый.

Дания Мамедова:

"20 ноябрьләрдә счетчик күрсәткечләрен бирер вакыт җиткәч, электр энергиясе гадәттәгедән күп тотылганын күрдек. Ай саен 130 КВт тирәсе иде, ә бу юлы 464 КВт күрсәтте. ЖЭКка шалтыраткач, электрик килде. Ул «Счетчигыгыз ватык, алыштырырга кирәк,  эш өчен 2 мең сум, пломба кую 500 сум», – диде. Кызым кабат диспетчерга шалтыратырга булды. Диспетчер счетчикны бушлай алыштырырга да була, тик 1-2 ел көтәргә туры киләчәк, диде. Көтәсең килмәсә, уңайлы вакытта электрик килеп алыштыра, бәясе әйтелгәнчә булачак икән. Аннары безгә "Жилэнергосервис"тан бер хатын-кыз килде. Ул өйдәге бар электр җиһазларын сүндерергә кушты. Шулай эшләгәч, счетчикны карады. Ул акрын гына әйләнә иде. Күршеләрнекендә кызыл ут янып-сүнеп ала, ә безнеке туктаусыз яна. Тик белгеч ике тарифлы счетчик шулай эшләргә тиеш, төзексезлек күрмим дип акт төзеп китте. Шулай итеп  ватык счётчикны алыштырыр өчен үзем түләргә тиеш буламмыни инде?"

«Әйтим әле!» сәхифәсендә шәһәрдәшләребезне борчыган, кызыксындырган сорау, мәсьәләләр белән таныштырабыз. Әгәр сезнең дә безгә җиткерер фикерләрегез булса, 8-908-333-03-70 телефонына яза аласыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев