Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Данил Салихов: Хатыйп Миңнегулов милләт өчен дөреслекне исбат итеп бәхәскә керә

Казанда күренекле әдәбият галиме Хатыйп Миңнегуловның юбилей кичәсе оештырылды.

Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегуловны татар милләтен саклаганда каршы як белән бәхәсләшеп, дөреслекне исбат итүче шәхес дип белдерде. Бу хакта ул галимнең 80 яшьлек юбилеена багышланган кичәдә сөйләде.

«Моннан утыз ел элек элекке союздаш республикалар хәзер аерым дәүләтләр булды. Соңгы тапкыр Казахстанда булган форумда да сыкрап, янып кайттым. Сөембикәбезне да казахлар үзләренеке дип сөйли. Безнең абыебыз андый форумнарда була. Милләтебезне саклаганда да алар белән бәхәсләшеп, дөреслекне исбат итә», — диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

Рәис бүгенге яшьләр тарихны үзләренеке итмәкче булуына басым ясады. «Анда барып, исбатлап кайтканыңны беләм. Әгәр дә анда Хатыйп Миңнегулов кебек белемле булмасаң — йомыласың да каласың. Хатыйп абый кебек галимнәр урынына кемнәр килер соң? Кем милләтебезне, әдәбиятны алар белән бәхәсләшә-бәхәсләшә дөнья картасына куяр? Татар халкы 120 тапкыр юбилеең үткәрелсә да, татар халкы рәхмәтле булырга тиеш», — ди ул.

Әдәбият галиме Фоат Галимуллин Хатыйп Миңнегуловны гомер буена тугрылыкка мисал булуын искәртте. «Университетта укыган вакытта осталары Хатип Госман, Нил Юзиевлар: „Синдә фән өчен бөтен мөмкинлекләр бар, син шуның өчен тугансың“, — диләр. Моның өчен фанатик булырга кирәк», — диде ул.

Профессор Хатыйп Миңнегулов Казан дәүләт университетына эшкә килгәч тә, аңа министрлык дәрәҗәсендә эш тәкъдим итүләрен әйтте. «Никадәр көч сарыф ителгән, халкыбызга, телебезгә куелган гаҗәеп олы хезмәт. Ул үзенең шәкертләрендә дә шушы сыйфатларны тәрбияли. Алар да фәнебез өчен кайгырып, әдәбиятны үстерү өчен тырышучы шәхесләр», — диде Фоат Галимуллин.

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Хатыйп Миңнегуловка «Мәдәният алдындагы казанышлары өчен» Мәдәният министрлыгы билгесе белән бүләкләде. «Сез әдәбиятта да, фән өлкәсендә дә иң югары дәрәҗәгә ирешкәнсез. Сезгә зур бәхет, шатлык, сәламәтлек, тагын да югары нәтиҗәләргә ирешергә телим», — дип теләкләрен җиткерде ул.

Әдәбият галимен Казан федераль университетындагы Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәйфулина да котлап үтте. «Хатыйп абый бүгенге көндә дә университетта хезмәт итә, ул кафедрада аксакалларның берсе. Белемен түкми-чәчми безгә, студентларга җиткерә бара. Күп еллар бергә эшләргә язсын», — диде ул.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановтан да Рәхмәт хаты тапшырылды. «Белем бирү системасында күп еллык нәтиҗәле хезмәтегез, татар мәгарифен үстерүгә яшь буында милли үзаң тәрбияләүдә куйган зур көчегез өчен тирән ихтирамымны һәм рәхмәтемне белдерәм. Эшегездә иҗади эзләнүләр һәм табышлар, хезмәтегезнең дәвамлы булуын теләп калам», — диелде министр хатында.

Профессор Хатыйп Миңнегуловны шәкертләре, хезмәттәшләре, каләмдәшләре, якыннары һәм якташлары да котлады. Әдәби-музыкаль кичәне кабатланмас моңнары белән Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшин, җырчы Рафаил Сафин бизәде.

 

 

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/05-12-2019/danil-salihov-hatyyp-mi-negulov-mill-t-chen-d-reslekne-isbat-itep-b-h-sk-ker-5698215

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев