Данис Зарипов Чаллы хоккейчылары белән уйнаячак
Матч 7нче комплекстагы «Чайка» хоккей кортында узачак.
Хоккей буенча өч тапкыр дөнья чемпионы, биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Зарипов Чаллыга килә. Ул ишегалды хоккей командасы белән иптәшләрчә матчта катнашачак. Яшь спортчыларга хоккей алымнарын өйрәнү өчен бу менә дигән мөмкинлек.
Матч 28 февральдә 17:00 сәгатьтә Яңа шәһәрнең 7нче комплексында «Чайка» хоккей кортында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев