Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Дәүләткә хыянәт иткән өчен - 22 ел төрмә

Үзәк округ хәрби суды Чаллыда яшәүче ир-атны хөкем итте.

35 яшьлек ир-ат дәүләткә хыянәт итүдә һәм террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип табылды. Ул махсус хәрби операциягә каршы була һәм Украинаның махсус хезмәтләре белән хезмәттәшлек итә. Россиядә тыелган, Украина ягыннан координацияләнә торган хәрби берләшмә сафларында тора. Тикшерү ачыклаганча, ир-ат РФ Оборона министрлыгы өчен бронеавтомобильләр җитештерүче заводның цехларын турында Украина хезмәтләренә мәгълүмат җиткерә. 

Ир-атка 22 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнә. Бу сроктан беренче биш елны хөкем ителүче төрмәдә уздырачак, ә калган өлешен - катгый режимлы колониядә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев