Һәр гаиләгә 1 миллион сум түләнеләчәк.
Яльчик ял итү базасында якыннарын югалткан гаиләләргә матди яктан ярдәм итәчәкләр. Марий Эл Республикасы җитәкчелеге һәр гаиләгә 1 миллион сум түләячәк. Зыян күрүчеләргә 50 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр каралган.
Исегезгә төшерәбез, фаҗига Яльчик ял итү базасында 29 июнь төнендә булды. Җил-давыл чыгып, палатка, машина өсләренә агачлар ауды. Нәтиҗәдә, 8 кеше гомере өзелде. Аларның 3се-балалар. Сабыйның иң кечесенә нибары 2 ай.
Фаҗига көнне Яльчикта җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның да гаиләсе ял иткәнлеге ачыкланды. Аларның палаткасына да агачлар ауган. Ире һәм кызының исән калуларын җырчы могҗиза дип саный. Моннан укы.
Нет комментариев