Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әдәби фестивальгә рәхим итегез!

Анда сез шәһәр буенча сәяхәт итә аласыз.

22 март көнне шәһәр Үзәк китапханәсе китап сөюче шәһәрдәшләрне «Китап укучы шәһәр» фестивалендә һәм балалар китабы атналыгын ачу тантанасында катнашырга чакыра. 

Ачылу программасында – «Скоморошьи потешки» спектакле белән курчак театры чыгышы көтелә.

Сез шәһәр буенча йөри һәм гаҗәеп урыннарга килеп чыга алачаксыз.

12.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр интерактив мәйданчыклар эшләячәк:

11:00 Үз-үзеңне танып белү скверы «ProЧтение себя» нейрографика буенча мастер-классы

12:00 Әдәби проспект К. Чуковский иҗатына багышланган «Гаҗәеп агач янында могҗизалар» 

12:00 Фантазияләр тыкрыгы «Тылсым сере»: язучы Наталья Лапшина белән очрашу 

12:00 Әкият бакчасы «Китапның туган көне»: курчак спектакле

13:00 Иҗади мәйданчык «Яшь блогер» мастер-классы

13:00 Китап бульвары «Китапны йөрәгең белән кабул ит»: тарихка экскурс

13:00 Язучылар аллеясы «Яшьлек белән очрашу»: сатирик язучы Алмаз Хәмзин белән иҗади очрашу 

13:00 Онлайн-авеню Бөтендөнья шигърият көненә багышланган «Шигъри нон-стоп».

Мәкаләне китапханәче Александр Задерей әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә китаплар