Декабрь аенда һава торышының нинди булачагын әйткәннәр
Синоптик әйтүенчә, күпчелек төбәкләрдә, шулай ук Идел буе федераль округында кар бик аз явачак.
Декабрь аенда кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда һава температурасы нормадан түбәнрәк булачак. Карның бик аз һәм сирәк явачагы көтелә. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләп үткән.
“Декабрьдә күпчелек урыннарда суык һава хөкем сөрәчәк. Үзәк федераль округында – Мәскәү, Тверь, Ярославль, Иваново өлкәләрендә тәүлеклек уртача температураның нормадан кимрәк булуы көтелә. Идел буе федераль округында – Киров, Түбән Новгород, Казан, Уфа. Самара, Оренбург – һәркайда нормадан тайпылыш күзәтеләчәк”, – дигән ул.
Шул ук вакытта, синоптик әйтүенчә, күпчелек төбәкләрдә, шулай ук Идел буе федераль округында кар бик аз явачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев