Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Декрет ялындагы Чаллы хатын-кызлары эшләргә тели

Алар яңа һөнәр үзләштерә.

Чаллының мәшгульлек үзәге эшсез калган кешеләргә яңа һөнәр үзләштерүдә ярдәм итә. Укулар “Эш белән тәэмин итүгә булышу” федераль проекты кысаларында уздырыла. Ел башыннан 406 шәһәрдәш курсларга язылган. Шунысы игътибарга лаек: укырга теләүчеләрнең күбесе хатын-кызлар. 

“Укырга теләүчеләрнең 72 %ы – декрет ялындагы яки мәктәпкәчә балалар тәрбияләүче әниләр, 22 %ы - 50 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк гражданнар”, - ди мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова. 

“Ни өчен хатын-кызлар гына укырга тели? Ир-атлар кая?” дип аптырады мэр Наил Мәһдиев. Татьяна Быданова: "Вакытлары юктыр. Эштәдер", - дип җавап бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев