Декреттагы әниләр акушер, веб-дизайнер һөнәрләрен үзләштерә ала
Яңалыклар тасмасы

Декреттагы әниләр акушер, веб-дизайнер һөнәрләрен үзләштерә ала

Программа кысаларында ел саен меңгә якын хатын-кызны укытачаклар.

2025 елдан башлап «Кадрлар» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында декреттагы әниләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге бала тәрбияләүче хатын-кызлар өстәмә белем алырга мөмкин. 

«Бүген без әниләрнең хезмәт эшчәнлегенә актив кайтуын күрәбез. Хатын-кызларның 80 проценттан артыгы яңадан һөнәри белем алганнан соң эшкә урнаша», – дип сөйләде Эльмира Зарипова.

Мартның икенче яртысында 360 белгечлек буенча укырга кабул итү яңадан ачылачак. Алар арасында: акушер, веб-дизайнер, веб-разработчик, сәнәгать эшләнмәләре дизайнеры һәм хезмәт базарында ихтыяҗ булган башка юнәлешләр.

Программа кысаларында ел саен меңгә якын хатын-кыз яңа һөнәр үзләштерә. Барлыгы биш меңнән артык кешене укыту планлаштырыла. Гаризаны «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында бирергә мөмкин булачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев