Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Депутат кадрлар һәм бюджет урыннары мәсьәләсен күтәрде

84нче Гали Акыш исемендәге лицей-интернат директоры, шәһәр советы депутаты Фирдүсә Әюпова сессиядә бердәнбер татарча чыгыш ясаучы булды.

Ул Чаллы көллиятләрендә бюджет урыннарын арттыру мәсьәләсен үтәрде. 8 000 чыгарылыш сыйныф укучысына 2000генә бюджет урыны бик аз. Бүгенге көндә 17 көллияттә 27 мең студент укый, 10 көллияттә генә бушлай укыту мөмкинлеге бар. Ел саен 9нчы сыйныфтан соң көллиятләрдә укырга теләүчеләр арта. 

Фирдүсә Әюпова ТР Президентыннан укытучыларга ярдәм чараларын, грант түләүне кайтаруда, соципотека буенча фатир алуда, укытучылар өчен балалар бакчаларына ташламалы юллама бирүдә  ярдәм сорады. Бүгенге көндә Чаллының мәгариф системасында 14 мең кеше, шул исәптән 7600 укытучы эшли, аларның 38%ы лаеклы ялга чыгарга әзерләнүче яисә пенсионер. Яңа уку елы башына кадрлар кытлыгы 480-500 кеше.  Әюпова фикеренчә, әлеге мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә кирәк. ТР Президенты бу мәсьәләне контрольгә алырга кушты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы