Депутатлар ял көннәрендә реклама шалтыратуларын тыярга тәкъдим итте
Чиклүләр массакүләм, автомат рәвештәге һәм башка тавыш реклама мөрәҗәгатьләренә дә кагылырга тиеш.
Россия Дәүләт Думасы депутатлары ял һәм бәйрәм көннәрендә гражданнарга реклама шалтыратуларын тыярга тәкъдим итте.
РИА Новости хәбәр итүенчә, тиешле эчтәлектәге мөрәҗәгать монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Максим Шаскольскийга җибәрелгән.
Парламентарийлар гамәлдәге нормалар ял һәм бәйрәмнәрдә реклама шалтыратулары өчен махсус режим күздә тотмый дип саный. Шул ук вакытта реклама алуга алдан ризалык бирү турындагы таләп, алар фикеренчә, проблеманы хәл итми, чөнки мондый ризалык еш кына килешүләргә, анкеталарга, гаризаларга һәм сайтлардагы формаларга беркетелә, ә аларда реклама контактлары өчен рөхсәт ителгән көннәр һәм вакыт аерым билгеләнми.
Мөрәҗәгать авторлары фикеренчә, тәкъдим ителгән чикләүләрне кертү ял һәм бәйрәм көннәрендә кирәкмәгән реклама шалтыратуларын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев