Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Депутатлар Мариупольдән мәҗбүри күченеп килүчеләргә ярдәм күрсәтәләр

ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов Шәһәр Советы депутатлары Рубин Бадиков һәм Илгиз Юнысов белән бергә «Жемчужина» санаториендә булдылар һәм Мариупольдән күченеп китәргә мәҗбүр булганнар белән очраштылар.

Алар мариупольлылар белән аралаштылар. Кызлары белән элемтәне югалткан Грудины гаиләсенә кәрәзле телефон бүләк иттеләр. Шалаевлар гаиләсе соравы буенча, күрү сәләтен тикшерү һәм күзлекләргә заказ бирү өчен «Оптический регион» медицина үзәгенә бару да оештырылды.  

Кешеләр белән сөйләшкәндә, депутатлар беренче чиратта аларны борчыган проблемаларны ачыкларга тырыштылар. Барысына да кирәкле ярдәм күрсәтеләчәген хәбәр иттеләр.

Моннан тыш, депутатлар мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча исәп-хисап счетына 100 мең сумнан артык акча күчерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев