Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Диләфрүзгә – дүрт кияү» – урамда

Чаллы театрыннан җәйге эксперимент.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры коллективы эскпериментлар үткәү, яңалыклардан курыкмый. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов җөрьәт итеп, татарның бөек режиссеры Марсель Сәлимҗанов куйган спектакльләрне сәхнәгә кайтара. 

Быелгы сезонда Олег Кинҗәгулов Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү»ен сәхнәләштерде. Диләфрүз 55 яшьлек юбилееен Чаллы театрында билгеләп үтте. 

Гадәттә юбилей алдыннан үткән гомер юлын, башкарылган эшләрнең нәтиҗәләрен барлыйлар. Без дә бераз гына күз салып, Диләфрүзнең тарихын искә төшерик  һәм бүгенгесен бәян итик. 

Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» пьесасын беренче булып Әлмәт театрында искиткеч талантлы режиссер Зәкия Туишева сәхнәгә куйган. Баш рольдә чибәр, матур Луиза Солтанова уйнаган. Халык аны яратып кабул иткән. Спектакль  театрга акча китергән. Шуңадыр да «Диләфрүзгә – дүрт кияү»не төрле театрлар репертуарына кертергә тырышты. 

1972 елда Г.Камал театрының баш режиссеры, Россиянең Станиславский, Татарстанның Тукай исемендәге дәүләт премияләре иясе Марсель Сәлимҗанов Камал театры сәхнәсенә менгерде. Бу юлы үзенә кияү сайлаучы кыз ролендә Наилә Гәрәева уйнады. 

Кияүләр ролендә күренекле артистлар –  Ринат Таҗетдинов, Хәлим Җәләлов, Равил Шәрәфиев, Дилүс Ильясов, яучы Наил Әюпов. Аларның уйнавын күпләр бүген дә сагынып искә ала. 

«Диләфрүзгә – дүрт кияү» спектакленең сәхнгә куелуына  55 ел тулды. Диләфрүз юбилеен Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма тетарында билгеләп үтте. Аны сәхнәгә Олег Кинҗәгулов чыгарды. Комедия 2023 елның 8 сентябренннән бирле уңышлы бара.

Кичә аны ачык һавада, тетар янындагы паркта уйнадылар. 

Төп рольдә – «Тантана» премиясе лауреаты Индира Маликова, кияүләр: Татарстанның атказанган артисты Илфат Әскәров, артистлар Руслан Ибраһимов, Марсель Мөсәвиров, Булат Әхмәтҗанов, яучылар Зөлфия Галиуллина белән Фирдүс Сафин. 

Күренекле артистлардан соң аларга бу рольләрдә уйнау җиңел булмагандыр. (Аларны чагыштырырга кирәкми) Шулай да һәрберсе үзенең образын ачты, героеның тормышы белән яшәде. Артистлар барысы да, җыр, биюгә оста... Афәрин! 

Комедия Туфан Миңнуллинча жор телле, күңелле, дәртле. Анда композитор Хөснул Вәлиуллин әсәрләре яңгырады. Музыкаль комедия халыкны рәхәтләндереп ял иттерде. 

Тамашачылар артистларны көчле алкышлар белән озаттылар. Аннары бергәләп биеделәр, фотога төштеләр. Күпләрнең йөзендә рәхәтлек, канәгатьлек хисе балкый.

«Мин бу спектакльне залда да караган идем. Паркта кыскартылган. Шулкадәр оста эшләгәннәр, пьесаны укымаган кеше аны сизмәде дә. Минем үземә ике варианты да ошады. Рәхәтләнеп ял иттем», – диде Рәмзия Садыйкова.

Люция Әхмәтҗанова комедияне оныклары белән карады.  «Бакчадан кайттым да, туры монда килдем. Эскәмиядә урынннар калмаган иде. Җиргә утырып карадык. Оныкларым әдәби татар телен ишетеп үсеннәр.  Җиңел, рәхәт спектакль. Бүген кешеләргә менә шундый спектакльләр кирәк», – диде ул.

«Сүз дә юк, без артистларга спектакльнең тулы варианты әйбәтрәк инде. Парктагы уеныбыз да тамашачыларыбызга ошады. Без алар өчен эшлибез. Иске бинада гел тамашачылар янәшәсендә уйный идек. Мондый экспериментлар куркытмый безне», – диде Галим ролендә бик оста уйнаган Илфат Әскәров. 

«Диләфрүзгә – дүрт кияү» миңа да ошады. Театрның мондый проектлары дәвамлы булсын иде. «Диләфрүзгә – дүрт кияү», «Бөке» спектакльләрен яңа шәһәрнең «Азатлык» мәйданында да күрсәтергә була. Театр яратучылар коллективка бик рәхмәтле булырлар иде. 

Сүз уңаеннан, бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Бөке» спектакле белән сезонны яба. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар дәүләт драма театры Олег Кинзягулов эксперимент