Диләрә Гәрәева: «100 сумга 5 солдатны ютәлдән коткарырга була!»
Яңалыклар тасмасы

Диләрә Гәрәева: «100 сумга 5 солдатны ютәлдән коткарырга була!»

Ике хатын-кыз инде 3 ел дәвамында бер батальон хәрби медикларга ярдәм итә

Диләрә Гәрәева - хәрби медикларга ярдәм максатыннан “За жизнь” төркемен оештыручы. Ул бертуган апасы Лилиана Клементьева белән бергәләп медицина батальонына кирәк-яраклар туплый, аннары илтеп бирә. 5нче июль көнне Диләрә ханым бу юнәлештәге 13нче сәфәреннән кайтты. Бүгенге “Җиңү армиясенә кушыл!” марафоны кысаларында аның белән туры эфирда әңгәмә кордык. 
- Эшебездә иң авыры – ярдәм җыюның кирәклеген кешеләргә аңлату, ди әңгәмәдәшебез. Кайберәүләр зур сумма белән ярдәм итә алмый. “Минем 100 сумымнан ни файда?” диючеләр бар. Ә мин аларга сатып алынган, озатырга әзерләнгән дарулар мисалында җавап бирәм. 100 сумга 5 солдатны ютәлдән яки томаудан коткарырга була. Бер меңгә рота була бит ул! 

Диләрә ханым белән әңгәмәне ВКонтакте төркемебездән карый аласыз.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев