Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Динә Юнысова «Мисс Татарстан» җиңүчесе:Купальниктан чыгабыз дигәч, уңайсызландым

Динә фикеренчә, матурлык беренче урында түгел, иң мөһиме — акыллы һәм тәртипле булу.

«Мисс Татарстан — 2021» конкурсында җиңгән КФУ студенты Динә Юнысова сәхнәгә купальниктан чыкканда уңайсызланган.

«Сәхнәгә купальниктан чыгабыз дигәч, бераз уңайсызландым. Бердән, мин — татар кызы, икенчедән, матурлык конкурсларында сәхнәгә чыгу да җитә, дигән ялгыш фикер бар. Бу матурлык, фигура күрсәтү генә түгел, монда барысы да гармониядә булырга тиеш. Конкурсның таләбе шундый булгач, миңа бу сынауларны үтәргә туры килде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Җаваплылык зур. Татарстанда яшәүче барлык кызлар безгә карый һәм бездән үрнәк ала. Җиңүгә ирешер өчен эчке халәтем ярдәм итте. Минем бәйгедән бары тик ләззәт кенә аласым килде», — дип аңлатты ул. 

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев