Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дини проект башланып китте

Нур-Ихлас” мәчетендә “Ислам. Беренче адымнар” дип аталган, ислам дине нигезләрен өйрәтугә багышланган дәресләр башланып китте.

Әлеге проект Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2018 ел башында булдырылды һәм күпләгән кешеләр өчен нибары 5 дәрес эчендә динебез нигезләрен өйрәнүгә яхшы мөмкинлек булды. Чаллы шәһәрендә исә әлеге проект буенча чаралар тәүге тапкыр 2019 елның беренче яртысында үткәрелде. Аның барышында узган елны 10 кеше тәһарәт алу, намаз уку, ураза тоту кагыйдәләренә өйрәнде һәм гакыйдә белән сира дәресләре алды. Бу елны әлеге курсларга 30 га якын кеше йөрергә теләк белдерде. “Ислам. Беренче адымнар” проекты буенча дәресләр 5 атна дәвамында һәр шимбә “Нур-Ихлас” мәчетендә сәгать 9:00 да уздырылачак. Дәресләрне шәһәребез мәчетләре имамнары алып барачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин