Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Доминиканада авариягә очраган Казан кешеләре әлегә кайта алмый

Ял иткәндә имгәнүчеләрнең дүртесе Казан кешеләре, шуларның өчесе авыр хәлдә Доминикана хастаханәсендә ята.

26 ноябрьдә Доминика Республикасында автобус катнашындагы юл һәлакәтендә 51 кеше зыян күргән, шуларның 41е хастаханәгә озатылган. Имгәнүчеләрнең дүртесе Казан кешеләре. Аларның өчесе авыр хәлдә. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә билгеле булганча, пациентларны ике кешенең хәле тотрыклы төс алганнан соң (чама белән ике атна узгач) туган ягына кайтарачаклар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Игуэй шәһәрендәге дәвалау учреждениесе белән элемтәгә кереп, Татарстан кешеләренең сәламәтлеген даими контрольдә тота.

 

 

 

 

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/03-12-2019/dominikanada-avariyag-ochragan-kazan-keshel-re-leg-kayta-almyy-5697509

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X