«Домофон алмаштыру» 9,5 млн сумга төшкән
Казанда пенсионерны алдаганнар
Мошенниклар хатын-кызга 3 ай буе шалтыратып, төрле сәбәпләр табып акча суырган. Баштан шалтыратып домофонның коды алмашынгач килгән кодны сораганнар. Аннары бу схемага “ярдәм хезмәте” һәм «Росфинмониторинг белгечләре» шалтыраткан, курьер аша 2,3 млн сум акча тапшырырга кирәк дип аңлатканнар. Янәсе, бу акчалар счетларның куркынычсызлыгын саклап калу өчен кирәк. Аферистлар пенсионерның милке барлыгын белгәч, фатирны сатарга күндергән. Фатир саткан 7 млн сум акчаны да хатын-кыз курьерга биреп җибәргән.
Бераз вакыт узгач кына зыян күрүче үзенең мошенниклар кулына эләккәнлеген аңлаган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев