Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Домостроителей» җир асты кичүен быел төзекләндерерләрме?

«Март аенда әлеге җир асты кичүен су басты. Ярый, фаҗига булмады», - ди депутат Татьяна Гурьева.

Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә Сөембикә проспектындагы «Домостроителей» тукталышындагы җир асты кичүен капиталь төзекләндерү  мәсьәләсе  күтәрелде. 

«Март аенда әлеге җир асты кичүен су басты. Кешеләр юлны машина йөри торган җирдән чыктылар. Әле ярый фаҗига булмады. Бу җир асты кичүен төзекләндерү сузылмасын иде», – диде депутат Татьяна Гурьева.

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов әлеге мәсьәләгә ачыклык кертте. «Якын арада «Домостроителей» тукталышындагы кичүне төзекләндерү буенча аукцион үткәреләчәк. Шундый ук процедура Гидротөзүчеләр урамындагы җир асты кичүенә дә кирәк. Бу җир асты кичүләре беренче чиратта төзекләндереләчәк», – диде ул.

Быел Чаллыда барлыгы 7 җир асты кичүен тәртипкә китерү планлаштырыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт торак бина яшь­ләр җир асты кичүе