Дүшәмбедән өлкән сыйныф укучылары дистанцион укуга китә
Яңалыклар тасмасы

Дүшәмбедән өлкән сыйныф укучылары дистанцион укуга китә

Кече сыйныф укучылары, үз чиратында, укуларын гадәти форматта дәвам итәчәкләр.

19 октябрьдән башкала мәктәпләре 6-11 сыйныф укучыларын 1 ноябрьгә кадәр дистанцион укуга җибәрәчәк. Бу хакта Мәскәү мэры Сергей Собянин Указында әйтелә. Ә 1-5 сыйныф укучылары көндезге формада укыячаклар. Сергей Собянин сүзләренчә, бу карар өлкән сыйныф укучыларының коронавирус йоктыру куркынычына ныграк дучар булуы белән бәйле.«Бу карарны кабул иткәндә, без мәктәпләргә эпидемио-логик йөкләнешне сизелерлек киметәбез, төрле сыйныф укучылары арасында элемтәләрне киметү мөмкинлеге барлыкка килә», - дип сөйләде Мәскәү мэры.

Чыганак: Вести Камаза

Фото6 ачык чыганаклардан

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев