Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Дубайда Сабан туе узды

Анда Татарстан йолдызлары җырлады.

12 апрель көнне Дубайда Сабан туен билгеләп үттеләр. Милли бәйрәм Сафа паркында быел өченче тапкыр узды. Җыр-биюле, уен-көлкеле тамаша җирле халыкны һәм туристларны берләштерде, татар халкының бай мәдәниятен һәм традицияләрен күрсәтте, ди оештыручылар.

Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров катнашты. Ул катнашучыларны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән сәламләде.

«Быелгы Сабантуй – анда катнашучылар өчен истәлекле вакыйга. Татар халкы мәдәнияте, тарихы белән танышырга бер зур мөмкинлек, – диде ул үз чыгышында.

Тамашачылар өчен зур концерт программасы әзерләнде. Илназ Сафиуллин, Чулпан Йосыпова, Мәскәүдән DJ Радик, Айрат Сафин һәм Рената Эльясова чыгыш ясадылар. 

Фотолар Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев