Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Дуслык” кафесында – дошманлык

Бүген төнлә Чаллыда «Дружба» кафесында җинаять очрагы теркәлде. 28 яшьлек чаллылы бәдрәф бүлмәсендә 26 яшьлек ир-атның эченә пычак белән кадый. Бәхеткә, яраланучы исән кала. Аны тиз арада Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә алып китәләр һәм операция ясыйлар. Җинаятьтә гаепләнүче Чаллының 18нче бистәсендә яши. Ул моңа кадәр дә кеше сәламәтлегенә җитди...

Бүген төнлә Чаллыда «Дружба» кафесында җинаять очрагы теркәлде. 28 яшьлек чаллылы бәдрәф бүлмәсендә 26 яшьлек ир-атның эченә пычак белән кадый. Бәхеткә, яраланучы исән кала. Аны тиз арада Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә алып китәләр һәм операция ясыйлар. Җинаятьтә гаепләнүче Чаллының 18нче бистәсендә яши. Ул моңа кадәр дә кеше сәламәтлегенә җитди зыян салу һәм законсыз эшмәкәрлек маддәләре буенча хөкем ителгән булган. Хәзерге вакытта әлеге вакыйга буенча тикшерү эше бара, ир-атлар арасындагы низагның сәбәпләре ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев