Дустың акча сораса - ышанма!
«Алар - мошенниклар», - ди хокук сакчылары.
Чаллыда яшәүче 51 яшьлек хатын-кызны әнә шулай 20 мең сумга алдаганнар. Мошенниклар дустының мессенджеры аккаунтына «үтеп» кереп, аның исеменнән акча сорап язганнар. Шәһәрдәш күп тә уйламый акча күчергән. Дустыннан рәхмәт сүзе ишетмәгәч, элемтәгә дә чыкмагач, мошенниклар капканына эләккәнен аңлаган.
Полиция хезмәткәрләре акча җибәргәнче шалтыратып белешергә киңәш итә. Аккаунтның чын хуҗасы белән аралашуыгызга инанырга кирәк. Акча күчерергә сорасалар, сылтамалар буенча күчәргә ярамый. Шулай ук акчаларны таныш булмаган карталарга, банк счётларына, виртуаль карта номерларына күчерергә кирәкми. Бигрәк тә алар акча сораучының исеменә бәйләнмәгән булса.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев