Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дәваханәдә ремонт көзгә тәмамланырга тиеш

Яңа коронавирус инфекциясе башланганнан бирле, Чаллыда 16 мең 501 кеше әлеге авыру белән чирләгән. Бу республикадагы уртача күрсәткечтән 17,2 процентка кимрәк. «Лабораториядә расланган авыру очраклары алдагы атнада 170, узган атнада 173 булды», – диде шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев.

Шөкер, коронавируска бәйле вәзгыять тотрыкланды. Бүгенге көндә шәһәрдә бер генә провизор госпитале эшли. Әмма ковид әллә кая китмәде, теләсә кайсы вакытта йогарга мөмкин. Шуңа күрә җитәкчеләр вакцина ясатуны дәвам итәргә киңәш итәләр.
Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев әйтүенчә, шәһәрдә вакцина җитәрлек. Аның беренче компонентын – 293204, икенчесен 227596 кеше алган.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев йогышлы авырулар дәваханәсенең «А» блогындагы ремонт эшләренең барышы белән дә кызыксынды. «Коронавирус белән хәлләр ничек буласын беркем дә белми, ул безнең янәшәдә йөри. Шуңа күрә йогышлы авырулар дәваханәсенең төзекләндерелгән, заманча җиһазланган «А» блогы көзгә авыруларны кабул итәрлек булырга тиеш», – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев