Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Ефәк юл-2023” узышларында Чаллы данын кытай спортчылары яклаячак

2016 елда алар 5 нче урынга лаек булган иде.

Россиядә “Ефәк юл-2023” халыкара раллие старт алачак. Ул 6 июльдән 15 июльгә кадәр үтәчәк. Ралли маршрутлары 9 этаптан тора. Командалар Казаннан кузгалып  Мәскәүдә очрашачак. Барлыгы 5241 км юл, Россиянең 13 регионы буенча үтәчәкләр.

Узышларга Чаллыдан 5 экипаж әзерләнде. Пилотлар исеме дә билгеле. Алар: 
1. Дмитрий Сотников – Руслан Әхмәдиев – Ильгиз Әхмәтҗанов
2. Эдуард Николаев – Евгений Яковлев – Богдан Кәримов
3. Андрей Каргинов – Иван Мальков – Вадим Әхмәтов
4. Сергей Куприянов – Дмитрий Никитин – Иван Татаринов
5. Хоу Хуннин – Шен Синь – Сергей Кренев.

Кытай узышчылары Хоу Хуннин һәм  Шен Синь “Ефәк юл” ярышларында 2016 елда катнашкан иде. Ул вакытта алар 5 урынга лаек булды.

“Камаз-Мастер” командасының көндәшләре: "МАЗ-СПОРТавто", "ГАЗ Рейд Спорт", Урал автомобиль заводының URALMOTORSPORT командасы.

Чаллы узышчылары җиңүгә өметләнә. Узышларга Дмитрий Сотников, Эдуард Николаев һәм Сергей Куприянов экипажлары заманча җиһазландырылган йөк машинасы белән ярышачак. 

"Ефәк юл-2023" раллиенда йөк машиналарыннан тыш, мотоцикл, квадроциклларда узышачак.    

Фото "КАМАЗ-Мастер" командасы сайтыннан алынды

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев