Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ЕГЭ бетәчәк?!

РФ Дәүләт Думасы депутатлары закон проекты тәкъдим итте.

ЛДПР, КПРФ һәм СРЗП депутатлары ЕГЭны бетерү яклы. Алар фикеренчә, бердәм дәүләт имтиханнары балалар психикасына тискәре йогынты ясый. Депутатлар имтиханнарны традицион формада тапшырырга кирәк дип саный. Закон проектын алар Дәүләт Думасына карауга тәкъдим итте.

Проект хупланган очракта, ЕГЭны 2025 елда ук бетерергә мөмкиннәр.

ЕГЭдан баш тарту турында моңарчы да закон проектлары тәкъдим ителде. Әмма алар хөкүмәт тарафыннан хупланмады, кире кагылды. Закон проектының авторы РФ Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов ышанычын югалтмый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев