Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ЕГЭны 100 баллга тапшырган Азалия: «Башта ышанмадым да...»

Имтиханда югары балл җыйган шәһәрдәш кая укырга керергә җыена?

Чаллының 2нче татар гимназиясендә белем алучы Азалия Шәмсетдинова рус әдәбияты буенча имтиханны 100 баллга тапшырган.

– 9нчы сыйныфны да кызыл аттестатка тәмамлаган идем. Хыялым – Казанга КФУга укырга керү. Сайлап алган белгечлегем дә бар – медиакоммуникация. Уйлавымча, хәзерге вакытта бик кирәкле һөнәр. Без бит социаль челтәрләрдә утырабыз, күп яңалыкларны интернеттан белеп барабыз. Минем менә шуның бар нечкәлекләрен өйрәнәсем килә. Кызганыч, Чаллыда андый белгечлек буенча укытмыйлар. 

Рус теле белән математикадан кала, җәмгыять белеме һәм рус әдәбиятыннан ЕГЭ тапшырдым. Җәмгыять белеменнән имтиханны 23нче майда яздым, әлегә нәтиҗәләре билгеле түгел. Ә рус әдәбиятыннан 100 балл булды. Башта ышанмадым да. Чөнки язарга теләгәннәремне язып булмады. Вакыт җитмәде миңа... «Война и мир», «Преступление и наказание» әсәрләре буенча сочинение яздым. Башка сораулар да бар иде. Әлбәттә, сөенәм. Әмма минем өчен көтелмәгән булды. Мине әзерләгән укытучым – Айгөл Рамилевна Зухурова. Аның белән дәресләрдән соң да калып имтиханнарга әзерләндек, аңа рәхмәтләремне җиткерәм, – дип сөйләде Азалия.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев