Чаллы хатын-кызлары хәрбиләргә үзенчәлекле оекбашлар бәйли
Хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләр үзләре сораган.
46нчы комплексның «Солнечный» ТОС рәисе Наталья Удальцова махсус хәрби операция зонасындагы Татарстан егетләренә ни рәвешле ярдәм итүләре турында сөйләде.
– Безнең комплекста бик актив халык яши. Уллары хәрби операциядә булган әниләр белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Шушы көннәрдә СВО зонасына үз кулларыбыз белән ясаган окоп шәмнәре, армия душлары, маскировка челтәрләре җибәрдек. Комплекс ханымнары белән оекбашлар бәйләүдә дә катнашабыз. Баштан нинди җеп бар – шулар белән генә эшли идек. Ә солдат егетләребездән «Россия флагы һәм үзебезнең Татарстан флагларын чагылдырган оекбашлар булса, күңелгә дә җылы булыр иде» дигән хәбәр алгач, махсус шундыйларны бәйли башладык, – ди Наталья Александровна. – Сүз уңаеннан, Луганск һәм Донецк республикаларында яшәүче ватандашларга, шулай ук балалар йортларында яшәүче сабыйларга да гуманитар ярдәм җибәрәбез. Кем ничек булдыра ала – шулай булыша. Кемдер китаплар, уку әсбаплары, кемдер өс һәм аяк киемнәре алып килә.
Владимир Комаров турында аерым әйтәсем килә. Владимир Ильич үз куллары белән бизәкләп сыерчык оялары ясый.
Аннары шуларны сата һәм җыелган акчаларны СВО зонасына җибәрә. Ә комплексыбыздагы мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр солдат абыйларына хатлар язалар, аларны патриотик рәсемнәр белән бизиләр, – ди ТОС рәисе.
Фото Наталья Удальцовадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев