Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Эх, Чаллы пятачоклары» бәйрәме безне яшьлегебезгә кайтарды»

Зөбәрҗәт Кашапова, сәүдә хезмәткәре: "Пятачоклар беткәч, тормышыбызның бер ягы бераз кителгән шикелле булган иде".

Зөбәрҗәт Кашапова, сәүдә хезмәткәре:

– Өйләнешкәч иптәшем белән безгә яңа шәһәрнең 29нчы бистәсеннән фатир бирделәр. Яныбызда гына 29/11, 29/13 йортларындагы тулай торакларда яшәүче егет-кызлар гармунда уйнап җырлап, пятачокларга бара иделәр. Без дә ирем белән йөрдек. Кызыбыз тугач та, аны йоклатып, биеп кайта идек. Бик күңелле вакытлар иде. Аннары пятачоклар бетте, тормышта ниндидер кызык әйбер юкка чыккан кебек булды. 

Күптәнге танышым, дустым  Резидә Ганиева «Зөбәрҗәт апа «Шәһри Чаллы» газетасы белән пятачок оештырабыз, килегез, ярдәм итегез әле», – дип шалтыраткач, бик сөендем. Баштагыларына дусларым, туганнарымны ияртеп бардым. Әллә күпме танышларыбызны очратып кайттык. Ял иттек, биедек. Үзебез картайсак та, күңел картаймый бит ул.
Бер пятачкота сеңелем Дания Ганиева әтәч тоты. Аны Саба районына туганнарына кайтарып бирде. Аның матурлыгына бөтен кеше шаккатты.

Мин үзем сәнгатькә гашыйк кеше. «Энергетик» мәдәният сараенда чыгыш ясаганым да бар. Әле күптән түгел генә Саба районы Мингәр авылында гөрләтеп бәйрәм уздырып килдек. Абыем Миңнегали Мөхәммәтшин «Замана» ансамбленең оста гармунчысы. 

Халык өчен кирәкле, бик күңелле бәйрәм оештырган өчен «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе коллективына рәхмәт. Пятачокка барып биеп, бергә эшләгән кешеләрне, дус, туганнарны очратып, яшьлекне искә төшереп кайттык. Бу матур чара дәвамлы булсын, «Шәһри Чаллы»ның укучылары артсын. Аллаһы боерса, үзем дә газетага язылам. Киләчәктә дә исәнлектә Пятачокларда очрашырга насыйп булсын. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм җәй пятачок