Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Экзитпол: Дәүләт Советына сайлауда «Бердәм Россия» һәм КПРФ лидерлыкка чыккан

Социологлар сайлау кампаниясендә катнашкан 10 меңгә якын кешене сораштырган. 60 проценты кемгә тавыш биргәнен әйтергә ризалашкан.

Экзитполлар мәгълүматлары буенча, сайлаучыларның 75,7 проценты – «Бердәм Россия» партиясеннән кандидатлар өчен, 10,8 проценты «КПРФ» вәкилләре өчен тавыш биргән. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Мария Ефлова әйтте, дип яза «Татар-информ».

Экзитпол нәтиҗәләре буенча, сайлаучыларның 4,3 проценты – «Яңа кешеләр» партиясе өчен, 4,8 проценты – ЛДПР, 3,3 проценты – «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен» партиясе вәкилләре өчен тавышын калдырган. 1 процентка якын бюллетень бозылган, диде спикер.

Сайлау участокларыннан чыккач сораштыру бүген «Иҗтимагый фикер – Татарстан» фонды тарафыннан оештырылган. Аерым алганда, сайлаучыларның 29 проценты Казанда сораштырылган, 38 проценты – башка шәһәрләрдә, 33 проценты – авыл торак пунктларында сорауларга җавап биргән.
Ефлова сүзләренчә, социологлар сайлау кампаниясендә катнашкан 10 меңгә якын кешене сораштырган. 60 проценты кемгә тавыш биргәнен әйтергә ризалашкан.
«Бүген үткәрелмәгән сораштырулар нәтиҗәләре буенча, тавыш бирүдә сораштырылган 69,8 процент кеше катнашкан. Төгәл нәтиҗәләр иртәгә билгеле булачак», – диде спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев