Ел азагына Татарстанда үзмәшгульләр саны 60 меңгә җитәр дип фаразлана
1583
0
Ел азагына Татарстанда үзмәшгульләр саны 60 меңгә җитәр дип фаразлана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифиингта билгеле булды.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров республикада 15 апрельгә үз эше белән шөгыльләнүче 8 меңнән артык үзмәшгуль кеше теркәлгәнен әйтте. Алар барысы да яңа салым режимын кулланучылар. Салым ставкасы физик затлар өчен үз товарын сатудан алынган керемнең 4 процентын тәшкил итә. Әмма аларның еллык кереме 2,4 млн сумнан артык булмавы шарт.
“Татарстан Президенты бу мәсьәләне шәхсән үзе контрольдә тота”, — диде Шамил Гафаров.
Казанда үзмәшгульләрнең саны 3 мең, Чаллыда – 1 меңнән артык. Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәттә 300дән күбрәк. Республикада һәр муниципаль районда үзмәшгуль булып теркәлгән кешеләр бар.
http://maydan.tatar/el-azagyna-tatarstanda-uzmeshguller-sany-60-menge-jiter-dip-farazlana/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев