Ел башыннан Чаллыда 555 пар гаилә корган
Яңалыклар тасмасы

Ел башыннан Чаллыда 555 пар гаилә корган

Хәмәтҗановлар  гаиләсенә уртак тормышлары һәрвакыт наз, бәхет, мәхәббәт белән тулып торуын теләделәр.  

2021 ел башыннан шәһәребездә 555 никах теркәлгән. Бу хакта Чаллының Тантаналар сараенда хәбәр иттеләр. 

Әлфия һәм Илназ Хәмәтҗановларның өйләнешү турындагы таныклыгын әлеге матур сан бизи.  

ЗАГС коллективы Хәмәтҗановларны гаилә корулары белән котлады, уртак тормышларының да гел бишле билгеләреннән торуын, һәрвакыт наз, бәхет, мәхәббәт белән тулы булуын теләде. 

Фото @dvorec_torzhestv аккаунтыннан алындыаккаунтыннан алынды

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев