Ел буена хәрби хезмәткә чакырылалар
Яңалыклар тасмасы

Ел буена хәрби хезмәткә чакырылалар

Бу хакта РФ Президенты Указы чыкты.

Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткә ел буена чакыру турындагы Указны имзалады. 

Указ 2026 елның 1 январыннан гамәлгә керә. Аның буенча 1 январьдән башлап 31 декабрьгә кадәр егетләр армиягә җибәрелә. 

Ә хәрби хезмәт үтү урынына җибәрү үзгәрми: елына ике тапкыр 1 апрельдән 15 июльгә кадәр, 1 октябрдән 31 декабрьгә кадәр. 

Электрон повестка буенча хәрби комиссариатка 30 көн эчендә барырга кирәк. 

Россиядә 18-30 яшьлек ир-егетләр хәрби хезмәт үтәргә тиеш. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Президент Путин Минниханов Россия Татарстан армия хәрби хезмәт

Нет комментариев