Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Ел җиңүе" - "Наиком Экстрим" техник спорт төрләре стадионы

Бу стадион республика халкын гына түгел, бөтен Россиянең игътибарын җәлеп итте. Безнең версия буенча "Наиком Экстрим" стадионы - "Ел җиңүе"

Автокала янында быел уникаль трасса төзелде, аның аналоглары дөньяда юк. “Халык мондагы хәрәкәтне күргәч, шаккатты. Бу искиткеч тамаша! Шәһәрдә яшәүчеләр дөнья дәрәҗәсендәге тамашаны күрә алсыннар иде”, - ди проектны гамәлгә куючы Наил Хуббатуллин. Әҗмәкәй авылы янында төзелгән яңа тректа беренче ярышлар 8 һәм 9 августта уздырган иде. Хуббатуллиннан тыш, уникаль объектны төзүдә Татарстанның күп кенә эшмәкәрләре катнашты. “План буенча территориядә биш трасса эшләнгән.  Ләкин моның белән чикләнеп калмыйча, биредә Фристайл өчен трасса, эндуро-парк, триал паркы, мотобол һәм гар юлы барлыкка киләчәк. Классик мотокросс трассасының озынлыгы, кагыйдә буларак, 1 400 дән 2 200 метрга кадәр. Ә яңа мототрасса озынлыгы -1 600. Шунысында әйтергә кирәк, тамашачылар өчен трибуналы мотокросс трассасы беркайда да юк, шуңа күрә безнеке дөньяда уникаль трассаларның берсе”, - ди Наил Бастамович.

Яңа мотокомплексның тагын бер фишкасы — Россиядә беренче балалар трассасы. Биредә физик мөмкинлекләре чикле балалр өчен хәйрия чарасы үткәрелде. Шунысы да кызыклы, трасса кышын да эшли: монда тюбинг паркы, сноу-кросс һәм сноу-парк оештырылды, анда сноуборд һәм тау чаңгыларында шуып була. Шулай ук,  кафе, ашханәләр ачылды һәм спорт-кунакханә эшли башлады. ТАССРның 100 еллыгына багышланган чемпионат һәм Россия чемпионаты этабын тамашачылар старт алды узышларыннан башка тулы канлы ярышлар белән хозурланды.  Ә узышка МатчТВтан Дмитрий Губерниев һәм мотокроссның танылган комментаторы Владимир Виталин аңлатма бирде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев