Яңалыклар тасмасы

Ел рәссамын сайлыйлар

Картиналар галереясендә «Ел рәссамы – 2021» күргәзмәсе ачылды.

«Быел анда 113 рәссам үзенең хезмәтен тәкъдим итте. Экспозициягә 140тан артык сәнгать әсәре керде», – диде галерея хезмәткәре Әлфия Гарипова. Аның сүзләренә караганда, 6 номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде. «Ел рәссамы – 2021» номинациясендә абсолют җиңүче рәсми рәвештә Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада игълан ителәчәк. 
«Рәсем сәнгате» номинациясендә – Хәмзә Шәрипов, «Графика» номинациясендә – Лилия Сафина, «Декоратив-гамәли сәнгать» номинациясендә – Хәния Гәрәева, «Яңа исемнәр» номинациясендә – Мария Сухорукова, Гүзәл Исаева, «Халык сәнгате» номинациясендә  – Елена Ахтырская җиңде. «Яр Чаллы. Тарих һәм хәзерге заман» җиңүчесе итеп Ләйсән Исламгәрәева танылды. Аларга дипломнар тапшырылды. Картиналары галереянең фондын тулыландырачак. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


картиннаягалерея

Нет комментариев