Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Еллык эшкә йомгак ясадылар

Чаллы шәһәре мәчетләрендә еллык эшкә йомгак ясау гадәткә керде. Шундый җыелышларның берсе 2 февральдә "Туфан" мәчетендә узды. Әлеге дин йорты соңгы елларда социаль юнәлештә актив эшләве белән игътибарны тарта. Үткән елны биредә 4 тапкыр өлкәннәрне хөрмәтләү мәҗлесләре оештырылды. Аларның чираттагысы 14 февральгә билгеләнгән. Мәхәллә әгъзалары күрше-тирәдәге мохтаҗларны ачыклап торалар һәм...

Чаллы шәһәре мәчетләрендә еллык эшкә йомгак ясау гадәткә керде. Шундый җыелышларның берсе 2 февральдә "Туфан" мәчетендә узды. Әлеге дин йорты соңгы елларда социаль юнәлештә актив эшләве белән игътибарны тарта. Үткән елны биредә 4 тапкыр өлкәннәрне хөрмәтләү мәҗлесләре оештырылды. Аларның чираттагысы 14 февральгә билгеләнгән.

Мәхәллә әгъзалары күрше-тирәдәге мохтаҗларны ачыклап торалар һәм мәчеткә хәбәр итәләр. Анда исә аларны теркәп куялар һәм мөмкин булганча ярдәм күрсәтәләр. Җыелышта бу юнәлештәге эшне тагын да активлаштырырга килешенде. Шулай ук якшәмбе укуларының уңышлы баруы билгеләнде. Бу эшне "Ак мәчет" мәдрәсәсен тәмамлаган 8 мөгаллим һәм мөгаллимә алып бара.

Чарада шулай ук сентябрь аенда мәчетнең 10 еллыгын билгеләп үтү, теләүчеләрне Гомрә хаҗына әзерләү, Болгарга сәяхәт оештыру, шәһәрдә мөселманнар өчен уздырылучы чараларда актив катнашу, Рамазан аеннан соң балалар өчен көндезге лагерь үткәрү һ.б. турында сөйләшү булды. Җыелыш мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллинның эшчәнлеген бик тә канәгатьләнерлек дип тапты. Чара аш мәҗлесе белән тәмамланды.

Рәсемдә: мәчеттәге мәҗлестән күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев