Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эльмира Галимова: "Төркиядән бик зур тәэсирләр белән кайттым"

24 апрельдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Россиянең һәм Татарстанның композиторлар берлеге әгъзасы, Н.Җиһанов исемендәге бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Эльмира Галимованың юбилей концерты булып узды. Бу инде Эльмираның бишенче авторлык концерты. Программада композиторның соңгы 20 елда язылган иң яхшы әсәрләре яңгырады. Концертка...

24 апрельдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Россиянең һәм Татарстанның композиторлар берлеге әгъзасы, Н.Җиһанов исемендәге бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Эльмира Галимованың юбилей концерты булып узды. Бу инде Эльмираның бишенче авторлык концерты. Программада композиторның соңгы 20 елда язылган иң яхшы әсәрләре яңгырады. Концертка килгән тамашачы театральләштерелгән концерт карап хозурланды. Биредә романслар премьерасы, баян һәм камера оркестры өчен "Рапсодия", камера оркестры өчен "Мегаполис" һәм "Зәйтүнәкәй" музыкаль драмасы, "Әйт, әле күбәләк", "Каракүз" музыкаль драмасы, "Беренче мәхәббәт" спектакльләреннән көйләр яңгырады өзекләр күрсәтелде. Шулай ук сәхнәдә композитор иҗат иткән эстрада җырлары да урын тапты. Бу кичәдә Эльмира үзенең берничә еллык иҗатына нәтиҗә ясады дип әйтсәк тә буладыр. Шулай итеп композитор хезмәттәшләре һәм яраткан тамашачысы белән бергә иҗатының яңа бүлеген ачып җибәрде.

Ә икенче көнне иртән Эльмира Төркиянең Анкара шәһәренә очты. Бу көнне биредә яңа халыкара проект - төрки дөньяның хатын-кыз композиторлары катнашында концерт булып үтте. Әлеге чара беренче тапкыр үткәрелә. Программада Төркия, Казахстан, Төрекмәнстан, Кыргызстан, Башкортстан һәм Әзәрбайҗан илләрендә яшәп иҗат итүче авторлар үз хезмәтләрен тамашачы игътибарына тәкъдим итте.

Ә Татарстан данын яшь композиторыбыз, Г.Ибраһимовисемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге җитәкчесе, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимова яклады. Камера оркестры өчен иҗат ителгән «String extravaganza» биредә беренче тапкыр яңгырады.

Соңыннан, Эльмирага «TURKSOY»ның генераль секретаре Дюсен Касеинов әлеге проектта чыгыш ясавы белән тәбрикләп һәм киләчәктә дә бергә эшләү теләген белдереп рәхмәт хаты тапшырды.

"Төркиядән бик зур тәэсирләр белән кайттым. Бу бик матур чара һәм Алла боерса киләчәктә дә дәвам итәчәк", - дип тәэсирләре белән уртаклашты Эльмира ханым.

Фотолар http://www.turksoy.org/ru сайтыннан алынды.

http://sahne.ru/kheberler/2017

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев