Эльмира Кәлимуллинаның улы татарча сөйләшә
Бу хакта җырчы үзе сөйләде.
Татар җырчысының баласы татарча сөйләшергә тиеш булса да, күп кенә әдәбият-сәнгать әһелләренең балалары, оныклары туган теләдә сөйләшү түгел, аңламый да. Җырчы Эльмира Кәлимуллина һәм талантлы хореограф Евгений Ксенофонтовларның уллары Мурад татарча да, русча да яхшы сөйләшә. Эльмира социаль челтәрләрдә Мурадның тулы җөмләләр белән, чип-чиста итеп татар телендә сөйләшкән видеоларын еш куя. Шушы көннәрдә ул Мурадның әтисенә татарча эндәшкән бер видеосын күрсәтте. Язылучылары катнаш гаиләдә үсүче баланың шулай чиста итеп татарча сөйләшкәненә сокланып, җырчыга бу уңайдан сораулар язганнар.
«Безнең улыбызга 2 яшь тә 3 ай. Ул татар телендә дә, рус телендә дә сөйләшә. Без Женя белән, әле Мурад туганчы ук, ул бала белән – рус, ә мин татар телендә сөйләшәчәкбез, дип килешеп куйдык. Безнең бала телләрне бутамый! Катнаш гаиләдә балабыз ничек татарча сөйләшә соң? Минем уйлавымча, бу – приоритетлардан тора. Минем өчен дә, Женя өчен дә бу – бик мөһим.
Бала белән ике телдә сөйләшмәгез, юкса баланың теле озак ачылачак. Кайсы телдә сөйләшергә белмәячәк, дигән сүзләр дә ишетергә туры килә. Мин болай дип җавап бирәм – бөтен нәрсә дә индивидуаль», – ди җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев