Эльмира Сабирҗанова һөнәри осталык бәйгесендә җиңде
Яңалыклар тасмасы

Эльмира Сабирҗанова һөнәри осталык бәйгесендә җиңде

Ул - 54 нче гимназия укытучысы.

Чаллыда мәгариф хезмәткәрләре арасында узган "Кеше тәрбияләү - 2026" дип исемләнгән муниципаль һөнәри бәйге узды. 

Анда шәһәр мәктәпләрендә эшләүче укытучылар катнашты.

Төрле сынауларны уңышлы узып, 54нче гимназиянең сыйныф җитәкчесе Эльмира Сабирҗанова җиңеп, беренче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ел укытучысы Җиңүчеләр Һөнәри осталык бәйгесе

Нет комментариев